Әдәби-музыкаль кичә «Татар җырының Илһам исемле илһамы»

[ A+ ] /[ A- ]

Акбаш авыл китапханәсендә татар халкының бөек җырчысы, кабатланмас моң иясе Илһам Шакировка багышланган «Татар җырының Илһам исемле илһамы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.Кичәгә килүчеләр  бөек җырчының тормышы, иҗаты белән якыннан таныштылар, видиоязмадан аның җырларын тыңландылар. Ә инде кичә ахырында килгән кунаклар үз истәлекләре, җылы фикерләре белән уртаклаштылар.