Иҗат мирасы

[ A+ ] /[ A- ]

Шагыйрь,мөгаллим,публицист, драматург,сүз остасы Сәгыйть Рәмиевнең тууына  140 ел тулу уңаеннан  “Илһам чишмәләре”клубы әгъзалары белән кичә оештырылды.Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлыннан иң әһәмиятле һәм кызыклы материаллар белән таныштырылды. Кунакларыбыз аның шигырьләрен укыдылар, идеяләре турында үзара фикерләр дә алыштылар.   Шагыйрь 1907,1908 елларда “Низамлы мәдрәсә комедиясен яза. Әлеге әсәрдә татар тормышындагы көнүзәк проблемаларны күрсәтә.1907 елда аның тагын бер әсәре-“Яшә,Зөбәйдә,яшим мин!” аерым китап булып чыга. Әсәр күп кенә актуаль проблемалар күтәрүе,аларны чишү юлларын да күрсәтүе белән кызыклы.       Сәгыйть Рәмиевнең пейзаж остасы буларак, «Авыл» исемле әсәрен анализладылар,авыл табигатен рәсемгә төшерү,хәрәкәтләр белән шигырьнең эчтәлеген  күрсәтү бәйгеләре үткәрелде.Шәһәребезнең танылган җырчылары Миңнуллина Гөлчәчәк һәм Нурмөхәммәтова Әлфия туган як,туган авыл турында җырлар башкардылар.Шулай итеп,очрашуыбыз бик файдалы да, җанлы да үтте.