Халыкара туган тел көне уңаеннан Кодаш авыл китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары өчен «Туган телем – киләчәгем, шатлык гөлем» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Әлеге чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән башланып китте. Китапханәче әдәби сәгатьне дәвам итеп биредәгеләрне туган тел көне бәйрәменең тарихы турында мәгълүмат биреп, «Иң татлы тел – туган тел» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Алга таба укучыларга 2 командага бүленеп 5 турдан торган уен-викторина тәгъдим ителде. Хөкемдар нәтиҗә ясаган арада татар халык уены «Утыр, утыр , Мәликә» уены оештырылды. Кичәне йомгаклап, командаларны грамота, рәхмәт хаты һәм призлар белән бүләкләделәр. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.
|
|