Кодаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бөгелмә шәһәренең тарихи урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырды. Әлеге чара ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. «Бөгелмә – Татарстанның танылган шәһәрләренең берсе. Ул республикабызның сәнәгать, мәдәни һәм фәнни-тикшерү үзәге булып тора. Бөгелмә шәһәре үсә, матурлана, даны елдан-ел ераккарак тарала бара. Шәһәребез белән кызыксынучылар арта,»– дигән сүзләр белән башлап җибәрде сүзен авыл китапханәчесе. Бөгелмә шәһәренең туган якны өйрәнү музеена, А.В.Баталов исемендәге дәүләт рус драма театрына, Ярослав Гашекның әдәби-мемориаль музеена һәм шәһәрнең тагын бик күп тарихи урыннарына виртуаль экскурсия ясау авыл яшьләренең күңеленә хуш килде.
|
|