1924 елның 16 маенда «Мурзилка» журналының беренче саны дөнья күрә. Быел балаларның иң яраткан журналының 95 еллык юбилее. Шул уңайдан Кодаш авыл китапханәчесе тарафыннан 1 нче сыйныф укучылары өчен «Туган көнең белән, Мурзилка!» дип исемләнгән күңелле бәйрәм уздырылды.
Балалар Мурзилка белән бергә төрле елларда чыккан журналлардан ясалган кызыклы күргәзмә белән таныштылар. Андагы хикәяләр, шигырьләр, әкиятләрне укырга яратулары, шулай ук күптөрле конкурс, уен һәм биремнәр булуы турында сөйләделәр. Бергәләп төрле уеннар уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында юбилярга багышлап «Ак калач» җырын җырладылар һәм бергәләшеп торт белән чәй эчтеләр
|
|