“Мизгелдә тукталу”

[ A+ ] /[ A- ]

20190418_150200 20190418_150232 IMG-20190419-WA0058 - копия

 

 

 

 

“Илһам чишмәләре” клубы кысаларында үзәк китапханәдә “Мизгелдә тукталу”дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрелде.Кичә Бикә Рәхимованың 80еллык юбилеена багышланды.Чарага шәһәребезнең  танылган шагыйрәсе Рәмзия Галимова да чакырылды.     Очрашуның беренче өлешендә укучыларыбыз шагыйрә,публицист,тәрҗемәче,язучы Бикә Рәхимованың тормыш һәм иҗат юлы турындагы материал белән танышу оештырылды, аны якыннан белүче Мингалимова Мөслимә апа  үзенең хатирәләре белән уртаклашты.      Кичәнең икенче  өлешендә шәһәребезнең яраткан шагыйрәсе Рәмзия Галимова укучылар соравы буенча (“Балакаем”,”Гомер юлым” ) үзенең иҗат җимешләре  белән таныштырды.Авзалова Сәгыйдә апа үзе иҗат иткән “Моңсуга моң”дип аталган шигырен укыды, “Ачы миләш” исемле авторлык җырын башкарды.Әлфия Нурмөхәммәтова да үзенең моңлы тавышы белән күпләрнең рухи азыкка сусаган күңелләрен нурландыруга иреште.     Шигърият кичәсен  барыбызга да билгеле,күңелгә якын булган татар халык уены (“Йөзек салыш”) белән тәмамадык.Шулай итеп, кичәбез эчкерсез,саф хисләргә уралып узды.