Көнкүреш.Сәламәтлек.Матурлык.

[ A+ ] /[ A- ]

27 февраль көнне үзәк китапханәдә “Илһам чишмәләре” клубы кысаларында “Көнкүреш.Сәламәтлек.Матурлык”темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Чарага мәчеттән кунаклар- ислам дине буенча мөгаллим  Чәчкә апа  һәм Фәрхетдинова Лилия дә килде.Алар исламның сәламәтлеккә бик зур файдасы турында сөйләделәр. Мәгълүматларга караганда, намаз , догалар уку кешегә рухи һәм физик яктан әйтеп бетергесез файдалы икән.Шулай ук дөрес туклануга да басым ясалды,тормыштан мисаллар китерелде,тәҗрибәләр белән уртаклашулар булды,киңәшләр тыңланылды.IMG-20190228-WA0059 DSCF8170 IMG-20190228-WA0035     Түгәрәк өстәлнең икенче өлешендә сүз матурлык турында барды.Фикерләшү азагында түбәндәге нәтиҗәгә киленде: матурлык ул-кешенең рухи яктан камил булуында,ягъни кешелеклелекнең күркәм сыйфатларга ия булуында.Әлеге тема буенча шигырьләр укылды,җырлар тыңланылды, әдәби әсәрдән мисаллар китерелде (Әмирхан Еникинең “Матурлык”хикәясе).Сәламәтлек,тышкы матурлыкның тәңгәл килүе-үзе бәхет тудыра.Чара азагында “Сөембикә” журналы битләренә күзәтү ясалды,әдәбият белән таныштырылды, “Картык,килми тор”рубрикасы буенча, бергә биткә нокталы массаж ясап карау мастер- классы да оештырылды.Шулай итеп,чара файдалы һәм җанлы үтте.