“Беркем дә онытылмады,бернәрсә дә онытылмады”

[ A+ ] /[ A- ]

6 май көн55не үзәк китапханәдә “Илһам чишмәләре” клубы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 ел тулу уңаеннан “Беркем дә онытылмады,бернәрсә дә онытылмады”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Әлеге чарада татар  мәдәнияте үзәге  директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Вәлиевна Шәрипова фронтовик әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты,Ф.Шәфигуллинның “Сафура,Бәкер һәм трактор” исемле әсәрен укып, тамашачыларның күңелен яулады. Кәбирова Бәдия апа Н.Әхмәдиевнең “Бер уч арыш” шигырен үзәккә үтәрлек итеп укыды, шәһәребезнең4 шигырьләр иҗат итүче мөхтәррәм апаларыбыз- Рәмзия апа Галиева,Сәгыйдә апа Гыймаевалар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар.        Кичәнең икенче өлеше Ф.Хуҗинның “Без белмәгән сугыш” китабын тәкъдир итүгә багышланды.Китапны язарга үзеннән бик зур өлеш керткән сугыш ветераны Мирзәхмәт Муллахмәтов  турында видео күрсәтелгәннән соң,аның оныгы Гөлнара (кызы белән ) бабасы турындагы мәгълүматлар белән таныштырды.Кичәдә барлык сугыш балалары үзләренең хатирәләрен барлап,күз яшьләре белән сугыштан ка3йта алмаган ватандашларыбыз рухына дога кылып,бер минутлык тынлыкта калып,”милләтебезнең мәңгелек кешеләрен искә алдылар.       Кичә азагында күңел түрендә сакланган моңлы җырлар ( С.Гыймаева (үзе иҗат иткән җыр),Нурмөхәммәтова Ә.башкарылды.Шулай итеп,чара бик эчтәлекле, җанлы үтте.