26 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәре җитәкчелегендә14 гимназиянең 1Асыйныфы укучылары белән Г.Тукайның туган көненә багышланган әкияттерапия оештырылды.Әлеге чарага сыйныф җитәкчесе балаларны бик яхшы әзерләгән: балалар Г.Тукай иҗаты белән таныш,һәммәсе дә әсәрләрен ятлаган,бик матур, сәнгатьле итеп яттан шигырьләрен сөйләделәр,әкиятләренең эчтәлекләре буенча әңгәмәдә катнаштылар,үзләрен герой роленә куеп,төрле ситуцияләрдә булып карадылар,вак кисәкләр формасындагы рәсемнәрне эчтәлеге буенча җыйдылар,кайсы әкияткә караганын да әйтеп бирделәр.Чара азагында шагыйрьнең әсәрләре буенча ясалган мультфильмнар да күрсәтелде.
|
|