«Сугыш турында балаларга укыйбыз»

[ A+ ] /[ A- ]

IMG-20190507-WA0012 IMG-20190507-WA0020Кодаш авыл китапханәсе башлангыч сыйныфлар өчен Бөек Ватан сугышының Җиңү көне уңаеннан, «Сугыш турында балаларга укыйбыз» акциясен уздырды. Биредә Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр кычкырып укылды. Балалар үзләре дә М. Җәлилнең «Кызыл ромашка», «Сандугач һәм чишмә», «Маобит дәфтәрләре», В.Быковның «Герой пионерлар», Ф.Кәримнең әсәрләрен сайлап алып иптәшләренә сәнгатьле итеп укыдылар. Шулай ук, китапханәдә «Беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмый… » исемле китап күргәзмәсе һәм арт-объект «Танк» ясап куелды.