25 март көнне Татар Димскәе авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Нәүрүз килә…» дигән бәйрәм чарасы уздырылды. Безнең авылыбызда бу бәйрәмне үткәрү матур традициягә әйләнде. Тамашачылар Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән танышты. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынашып, Кыш үз урынын Нәүрүзбикәгә тапшырды. Халкыбызның милли уеннарында балалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Бәйрәм ахырында карга боткасы һәм коймак белән сыйландык.
Нәүрүз бәйрәме быел да бик күңелле үтте.