“Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай

[ A+ ] /[ A- ]

DSCN2087 DSCN2126 DSCN2071 DSCN2069

 

 

 

 

Кодаш авыл китапханәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм мәдәният йорты белән берлектә «Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек!» дип исемләнгән шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар яраткан шагыйребезнең әсәрләреннән торган спектакль күрсәттеләр. Анда, Габдулла Тукайның, һәркем кечкенәдән яратып укыган шигырь һәм әкиятләренең барлык геройлары белән очраша алдылар. Икенче өлешендә исә нәфис сүз бәйгесе узды. Мәктәп укучылары яшь үзенчәлегенә карап, ике төркемгә бүленеп, бөек шагыйребез шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Конкурста барлыгы 18 укучы катнашты. Бәйгедә башкару осталыгы, сөйләм һәм сәхнә культурасы бәяләнде.