«Бәхетле балачак»

[ A+ ] /[ A- ]

DSCN8578 DSCN8559Кодаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты һәм авыл советы хезмәткәрләре белән берлектә «Бәхетле балачак» дип исемләнгән бәйрәм оештырды.         Чараны клоун Тибзик үзенең шаян җыр-бию, уенлы программасы белән тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Җәйге каникуллар вакытында укырга әзерләнгән «Китаплы, кояшлы җәй кочагында» дип аталган китаплар күргәзмәсенә күзәтү-әңгәмә ясау, күпләрдә кызыксыну уятты. Бәйрәм ахырында традиция буенча һәр бала асфальтка тырышып һәм тирән эчтәлекле рәсемнәрен ясадылар. Үзәк мәйданга барлыгы 43 бала җыелды. Биредә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Чара барлык ата-аналарга да, балаларга да бик ошады. Бәйрәм тәмамланганнан соң барлык булган кешеләрне чәй табыны көтте.