Юбилеең белән, ТКН!

[ A+ ] /[ A- ]

DSCN2036Татарстан китап нәшриятына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан Кодаш авыл китапханәсендә «Юбилеең белән, ТКН!» дип исемләнгән балалар арасында рәсем конкурсы оештырылды. Китапханәче сүзен данлыклы, бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты белән таныштырудан башлады. Әңгамәне дәвам итеп биредәгеләр чараның төп өлеше – рәсем конкурсына керештеләр. Һәрбер бала эшен чын күңеленнән тырышып ясады. Сорау-җавап рәвешендә үрелеп барган рәсем конкурсы җанлы һәм кызыклы үтте.