Һади Атласи – татарның азатлык көрәшчесе

[ A+ ] /[ A- ]

 

 

 

 

2020 нче елның 29 ынчы февралендә Татар мәдәният үзәгендә күренекле татар тарихчысы һәм педагогы, милли зыялылар төркеменең күренекле вәкиле Һади Атласига багышланган хәтер кичәсе узды. Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре шушы чарага “Һади Атласи – татарның азатлык көрәшчесе” исемле китап күргәзмәсе оештырдылар.Күргәзмәдә кунакларга язучының рухи мирасы булган «Себер тарихы» (1911), «Сөенбикә» (1914) хезмәтләре – татар телендә чыккан, Урта гасырлар шартларында татар халкының тарихи үсешен мөмкин кадәр тулы ачып салучы беренче гыйльми тикшеренүләре тәкъдим ителде. Алар галимнәр һәм китап укучыларның игътибарын хәзер дә җәлеп итәләр. Һади Атласиның төп тарихи язмасы – әлбәттә, 1914 нче елда дөнья күргән «Казан ханлыгы» китабы. Бу хезмәт Казанга нигез салынганнан башлап аның 1552 нче елда руслар тарафыннан яулап алынуына кадәр чорны эченә ала.