“Языл, укы, яңалыкларны бел”

[ A+ ] /[ A- ]

20190611_165728Прогресс авылы китапханәчесе “Языл, укы, яңалыкларны бел” дип аталган әңгәмә уздырды. Өлкән яшьтәге апалар узебезнең “Бөгелмә авазы” газетасын һәрдаим укып , яңалыклар белән танышып торалар. “Бик теләп язылабыз,” – ди Фәузия апа Газизова. “Районыбыз хәбәрләрен, атна вакыйгаларын яратып укыйбыз, күзәтеп барабыз,” – дип эңгәмәгә кушылды Рәйсә апа Ашрафуллина. Апалар бер яктан да калышмыйлар: газета да укыйлар, бәйләм дә бәйлиләр, китапханәгә дә йөрергә өлгерәләр. Биредәге апалар – “Бөгелмә авазы” газетасының даими укучылары. “Газетабыз узенең эчтәләкле саннары белән безне бик куп еллар сөендереп торсын!” – дигән теләктә калдылар китапханә укучылары.