2019елның мартында «Ялкын» журналы үзенең 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан, үзәк китапханәдә “Ялкын” журналы битләре буенча мәгълүмати минут үткәрелде. Әлеге чараның кунаклары — 3нче мәктәпнең 7а сыйныфы җитәкчесе Асылгәрәева Г.В. һәм аның укучылары булды. Китапханәче укучыларга журналның тарихы турында мәгълүмат бирде, февраль аенда басылган рубрикалар («Укытучы язмалары», «Дин», «Оялчан алма» «Кызыклы фән», «Медлайфхак») белән таныштырды. Укучылар татар теле укытучысы Асылгәрәева Г.В. белән иң кызыклы рубрикалардагы темалар турында әңгәмә кордылар. Әлеге журналны татар теле дәресләрен кызыклырак оештыру өчен бик яхшы өстәмә материал булып кулланырга була.
|
|