«Ягез әле, егетләр»

[ A+ ] /[ A- ]

Кодаш авыл мәдәният йортында китапханә белән мәдәният йорты хезмәткәрләре Ватанны сIMG-20190222-WA0021аклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, егетләр» бәйгесен күңелле стартлар рәвешендә оештырды. Авылыбыз яшьләре 2 командага «Патриот» һәм  «Защитники России» бүленеп,көчләрен сынадылар. Кыршау әйләндереп йөгерү, бер юлы 3 пар аяк бәйләп йөгерү, бәйле күз белән мина эзләү һәм тагын бик күп кызыклы уеннарда яшьләр сынатмадылар. Үзләрен җитез, уңган, акыллы, шаян ите п таныттылар. Егетләр өчен иң ошаганы яшь баланы киендерү, ягъни башлык, шугыч, элпә, памперс ә азактан биләүгә төрү булгандыр. Ярыш IMG-20190222-WA0028ахырында дуслык җиңде һәм барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Күңелле бәйгене бәйрәм дискотекасы дәвам итте.IMG-20190222-WA0022