Тукаевские чтения

[ A+ ] /[ A- ]

Шагыйрь Габд20190425_104605 улла Тукай- әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларнын иң яктысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Сөекле шагыйребезне зурлап, Прогресс авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе һәм  Бөгелмә районы бакчаларыннан килгән балалар белән берлектә “ Тукай укулары” ди20190425_110335п аталган шигырь уку бәйгесе үткәрелде. Яттан рус һәм татар телләрендә шагыйребезнең шигырьләрен укыдылар. Балалар нык әзерләнгәннәр. Һәрбер укучы Г.Тукайның әсәрләрен дикъкать белән башкарды. “Матур уен”, “ Күрсәт әле, үскәнем” уеннарын уйнадылар. Авыл китапханәчесе “Безнен Тукай “ дип аталган китап кургәзмәсе оештырды. Кичә бик күңелле узды.