12 июнь Россия көне, дәүләтнең иң зур бәйрәме. Шул уңайдан Кодаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән» дигән әдәби уен-сәяхәт оештырды. Бәйрәм Россия гимнын аягүрә башкару белән ачылды. Әдәби уен-сәяхәт барышында кунакларга Россиянең флагы тарихы турында мәгълүматлар бирелде. Илебез белән бәйле викториналар, уеннар балалар күңеленә хуш килде. Чара китапханәченең «Илдә һәрвакыт тынычлык, иминлек булсын!» дигән теләкләре белән тәмамланды.
|
|