Презентация книги «Кодашым – изге җирем»

[ A+ ] /[ A- ]

20190709_172931 20190709_181109Кодаш авыл китапханәсендә ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан авылдашыбыз Мукминов Наил Әмир улының «Кодашым – изге җирем» дип исемләнгән китабына презентация оештырылды. Чараның төп максаты: туган авылыбызга, аның тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт үстерү. Китапханәче әлеге китаптан чыгып, укучыларга Кодаш авыл тарихы турында сөйләде. Сугыштан соң авылыбызны торгызырга һәм үстерергә үзләреннән зур өлеш керткән авылдашларыбыз белән таныштырды. Чараны тәмамлап биредәгеләргә «Туган авылым минем – КОДАШ» дип аталган китап күргәзмәсеннән китаплар дәгъдим ителде.