Нәрсә ул коррупция?

[ A+ ] /[ A- ]

1  5 декабрьдә Бөгелмә шәһәре үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән «Нәрсә ул коррупция?» исемле интеллектуаль уен үткәрелде. Чара, укучыларны темага якынайту максатыннан, урындык уены белән башланып китте. Урынсыз калган укучы, уеннан чыкмас өчен, оештыручыга үзенең «ришвәт»ен тәкъдим итә һәм ул урынын «сатып ала». Шуннан соң, ришвәт бирүче һәм алучы турында әңгәмә оештырылды һәм әлеге уенга йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, уенда катнашучылар бу гамәлне коррупция билгеләмәсе белән атадылар. Укучылар әлеге сүзнең мәгънәсен төрле авторларның сүзлекләренннән укып, аның төп мәгънәсенә төшенделәр. Укучылар «Нәрсә ул коррупция?» исемле слайд-презентация карадылар, китапханә психологы оештырган «Коррупциянең сәбәпләрен аңлат», «Ребуслар», «Кем белә?» исемле интеллектуаль уеннарда катнаштылар. Икенче команда җиңүче дип табылды. Чара «Кем тизрәк?», «Уйлап тап» дип исемләнгән кызыклы уеннар белән тәмамланды. Димәк, әлеге тема белән мәктәп яшендәге балаларыбыз таныш, ә иң куандырганы – алар битараф түгелләр. Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп илдәге тәртипсезлекләр белән көрәшик! Шулай булганда гына киләчәгебез өметле булыр.