Җәйге каникуллар вакытында балаларны китап укуга җәлеп итү максатыннан Кодаш авыл китапханәчесе балалар мәйданчыгында «Корней Чуковскийның әсәрләрен укыйбыз» дип исемләнгән әдәби сәгать оештырды. Үткәрелгән чара авторның биографиясе белән танышудан башланды. Алга таба Корней Чуковскийның данлыклы китаплары белән танышып, әкиятләре укылды. «Хикәяне таны» викторинасы әдәби сәгатькә тагын да ямь өстәде. Чараны дәвам итеп, рәсем конкурсы оештырылды. Балалар үзләренең яратып укыган әсәрләре буенча рәсем ясадылар.