Кодаш авыл китапханәсе

[ A+ ] /[ A- ]

Рисунок1Язгы изге эшләр атналыгы акциясе кысаларында Кодаш авыл китапханәсендә төрле чаралар үткәрелде. Мәсәлән, 25 апрель көнне китапханәче сәламәтлекләре буенча китапханәгә килә алмаган, 2 аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге авылдашлар янына барып, газет-журналлар һәм бүгенге көндә яратып укылган китапларны тәкъдим итте.
27 апрель китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл территориясен, чишмәләрне чуп-чардан арындырып, чистарту буенча өмә оештырдылар. Шулай ук атна буе авыл эчендәге, трасса буендагы баганалар, бордюрлар агартылды, тауга агач утыртылды.
30 апрель китапханәче һәм мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Мияссаров Гыйлемхан бабайны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап,  үзләренең куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар. Очрашу барышында балалар сугыш темасына бәйле бик күп сорауларына җавап алдылар. Әңгәмә бик кызыклы үтте.
30 апрель китапханәдә “Бу китап чирләгән” исем астында таушалган китапларны төзәтү эше алып барылды. Балалар бу эш белән бик теләп шөгыльләнделәр. Китапларны төзекләндерү биредә әйбәт традициягә әйләнеп бара.

Рисунок2 Рисунок3 Рисунок4