Халыклар дуслыгы китапханәсе хезмәткәрләре укучыларны «Картаямы соң йөрәк» фольклор утыруларында каршы алдылар. Бәйрәм тулысынча татар моңы белән өркелгән иде: зал бизәлеше дә, ишектән керүгә агылган татар халык җырлары да, милли киемнәр кигән алып баручылар да. Самавырлы өстәл артында кунааклар тәмле чәй эчә-эчә бергәләшеп татар халык җырларын һәм такмакларын башкардылар, халкыбызның халык уеннарын уйнадылар, “Туган телем энҗеләре” викторинасында мәкальлләр һәм табышмаклар әйтештеләр. Ә китапханәнең актив укучысы, моңлы тавышлы Әлфия Нурмөхәммәтова башкаруындагы җырлар бәйрәмне бизәделәр. Очрашу азагында укучыларга “Татар халык җәүһәрләре” китап күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Андагы китаплар һәм экспонатлар берәүне дә битараф калдырмадылар.