5 китап фестивале кысаларында, Бөгелмә тарихында беренче мәртәбә буларак, махсус аерым «Татар әдәбияты мәйданы» эшләде – «Халыклар дуслыгы» китапханәсе хезмәткәрләре танылган һәм бик популяр драматург, шагыйрә, прозаик, публицист, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Хания» дип исемләнгән документаль китабын тәкъдир иттеләр. Чарада автор үзе дә катнашты.Шәһәребезнең танылган «Ихлас» халык фольклор ансамбле башкаруында яңгыраган Хәния Фәрхи репертуарындагы популяр җырлар очрашуны тагын да тәэсирлерәк итте.Җыелган халык фестивальнең «татар мәйданчыгы»ннан зур канәгатьләнү алып һәм оештыручыларга чиксез рәхмәт хисләре белән таралышты.