«Йөрәгендә мәңге сүнмәс якты йолдыз»

[ A+ ] /[ A- ]

SDC10190 SDC10194 SDC10200

 

 

 

 

20 июнь көнне Халыклар дуслыгы китапханәсенең уку залы хезмәткәрләре МАМУ “Техниклар йорты”нда урнашкан «Ветеран» клубына йөрүчеләр өчен «Йөрәгендә мәңге сүнмәс якты йолдыз» исемле әдәби эскиз үткәрделәр.“Искиткеч көчле ихтыярлы, кабатланмас иҗади сәләткә ия булган рәссам-шагыйрь — Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровка быел, 80 яшь тулган булыр иде…” – дип башлады очрашуны алып баручылар.Залда Гакил Сагиров иҗатының җанатарлары белән беррәттән, аның турында беренче кат ишетүчеләр дә бар иде. Әмма,  олы йөрәкле шәхес, тормышка тирән мәхәббәт белән иҗат иткән шигырьләренә битараф кеше калмады.Әдәби эскиз барышында милләтебезнең күренекле шәхесе – талантлы шагыйре һәм рәссамы Гакыйль ага Сәгыйровның күп санлы шигырьләре укылды һәм график картиналары күрсәтелде.Чара тәмамланганда, “Ветеранлылар” Гакыйль ага Сәгыйровның  язмыш тарафыннан кыерсытылып та, яшәү ямен, яшәү мәгънәсен сау – сәламәт кешеләрдән дә тирәнрәк аңлавына, тормышның кадерен белүенә, уйларының сафлыгына, ата-бабаларының изге теленә карата булган тирән ихтирамына, шәфкатьлелегенә, бәрәкәтлелегенә, җан җылылыгы белән тәңгәл килгән  тормышына һәм иҗатына соклануларын җиткерделәр!