«Бәхет биргән җирем Татарстан» (Татарстан-земля подарившая счастье)

[ A+ ] /[ A- ]

DSCN4019 DSCN4014Кодаш  авыл китапханәсендә Республика көне уңаеннан «Бәхет биргән җирем- Татарстан»  дип аталган  конкурс-уен программасы үткәрелде.          Балалар презентация ярдәмендә  Республика көне турында белгәннәрен искә төшерделәр. Аның символлары флагны төсле  кәгазьдән җыйдылар, гимнны басып җырладылар, гербны буядылар. Аннан республикабыз башкаласы Казан, татар халык  традицияләре, киемнәре һәм ашлары турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Китапханәче балаларны  шулай ук  Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Туган җирем -Татарстан»  исемле  китап күргәзмәсе белән таныштырды.  Чараның икенче өлеше клуб яны территориясендә дәвам итте. Көн кояшлы, җылы булгач балалар  татар халык уеннары «Ак тирәк, күк тирәк», «Йөзек салыш», «Түбәтәйле»,«Ачык авыз, җебегән», «Әбәк» һәм башка күп төрле уеннарны рәхәтләнеп уйнадылар. Соңыннан барысына да бәйрәм күчтәнәчләре таратылды.  Балалар  бу чарадан бик канәгать калдылар.