«Әти-әниемнең һөнәре» (профессии моих родителей)

[ A+ ] /[ A- ]

IMG-20190521-WA0005 IMG-20190521-WA00022019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Һәркем киләчәкне матур, ямьле итеп күрә белергә тиеш, моның өчен үзеңне кызыксындырган һәм ошаган һөнәрне сайлап алырга кирәк. Эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Кодаш авыл китапханәсендә 4 сыйныф укучылары өчен «Әти-әниемнең һөнәре» исемле чара уздырылды. Иң элек китапханәче һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы, төрле һөнәр ияләренең үзләренә генә хас сыйфатлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Чараны дәвам итеп укучыларга һөнәрләр белән бәйле төрле уеннар тәгъдим ителде.    Сорау-җавап, әңгәмә рәвешендә барган әлеге чарада укучылар үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап алдылар, һөнәрләр турында файдалы яңалыклар белделәр.