[ A+ ] /[ A- ]
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кодаш авылы әби-бабалары өчен мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды. Кич дәверендә, авыл үзешчән сәнгать коллективы кунакларны котлау сүзләре, шигырь, җыр, бию белән сөендерде. Чара авыл советы әзерләгән чәй табыны белән төгәлләнде.