«Сәламәт тәндә — сәламәт акыл»

[ A+ ] /[ A- ]

IMG-20190404-WA0007 IMG-20190404-WA0012 IMG-20190404-WA0014

 

 

 

 

«Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» дигән исем астында, Кодаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә өстәл теннисы, шахмат, шашка, бильярд уеннары буенча турнир оештырды. Чара яшьүсмерләргә төрле спорт уеннары турында язылган китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясаудан башланды. Турнирга җыелган бу төр спортны сөючеләр 2 сәгать дәвамында бер-берсе белән көч сынашты. Уенның нәтиҗәсен һәркем үз уңышында күрергә теләде. Чара ахырында җиңүчеләрне билгеләп грамота тапшырылды, шулай ук барлык катнашкан яшьүсмерләргә дә бүләкләр бирелде.