«Рәхмәт сезгә,әнкәйләр! »

[ A+ ] /[ A- ]

11Үзәк китапханәнең уку залында «Илһам чишмәләре» клубы кысаларында —«Рәхмәт  сезгә, әнкәйләр!» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.Чараны алып баручылар слайд-тәкъдим итү фонында килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр.Татар милли мәдәният үзәге артистлары–җырчы Гафиатуллин Эдуард һәм баянчы Кильдияров Нәҗипләр хөрмәтле әниләребезгә үзләренең  «Әниемә  хат», «Һәмдия» исемле җырларын бүләк иттеләр. 3нче мәктәп укучылары Шакирҗанова Регина И.Якуповның «Елатмагыз әниләрне», Зиятов Ильяс Ф.Каюмованың «Әнигә бүләк» шигырьләрен укыдылар. Кичә барышында һәр кешенең йөрәгенә үтеп керерлек Хәния Фәрхи һәм кызы Алиянең  «Утыр әле яннарыма…» җыры видеоролигы,Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»спектакленнән өзекләр тәкъдим ителде.Килгән кунаклар арасында да әниләргә багышлап, «Су буеннан  әни кайтып килә», «Яшьлегем хисләре» «Яшәү яме” җырлары башкарылды.Чарада катнашучылар арасында шаян уеннар да оештырылды. Кичә күңелле музыка астында биюләр һәм өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.