Литературный час «Иң татлысы – Туган тел»

[ A+ ] /[ A- ]

«Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр» – ди халык мәкале. Билгеле булганча 2021 ел хөкүмәтебез тарафыннан «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан туган телебезне саклап калу һәм аны үстерү максатыннан Кодаш авылы китапханәсендә «Иң татлысы – туган тел» дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды.  Чара барышында катнашучылар язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен укып, үз-ара тел турында фикер алыштылар, җырлы-биюле уеннарда бик теләп катнаштылар. Татар халкының милли уеннары – «Наза», «Йөзек салыш», «Кулъяулык» әдәби сәгатьне тагын да ямьләндереп җибәрде.  Кичә туган телебезнең гимны булган Г.Тукайның «Туган тел» җырын аягүрә басып җырлау белән төгәлләнде. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.