«Кошлар дөньясында”

[ A+ ] /[ A- ]

1 нче апрель–Халыкара кошлар көне. Бу көнне Кодаш авыл  китапханәсендә «Кошлар дөньясында”  дигән темага уен үткәрелде.Башта презентация ярдәмендә китапханәче  укучыларны   бәйрәм тарихы белән таныштырды, кошлар дөньясының күптөрлелеге, 2018 нче ел кошы- балыкчы карчыга (рус.-скопа) турында кызыклы мәгълүматлар бирде. ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк кошлар турында сөйләде.Китапханәче балаларга  “Табигатькә сәяхәт” сериясеннән «Кошлар» дип аталган китапны тәкъдим итте, китаплар күргәзмәсе белән таныштырды.  Икенче өлештә балалар  “Саескан” һәм “Балыкчы карчыга ” командаларына бүленеп көч сынаштылар.Алар “Бу нинди кош?” (тасвирлама буенча), «Табышмак  әйтәм, тап”, “Сынамышлар беләсеңме?”, “Тавыштан кошны таны ”,  “Ромашка”,  блиц- сораулар кебек уеннарда көч сынаштылар. Уеннар арасында “Күңелле тәнәфесләр” оештырылды. Анда балалар “Очты-очты”, “Күкегә оя кирәк” кебек  уеннар уйнап күңелләрен күтәрделәр.Бәйрәм ахырында кошларга багышланган рәсемнәр буядылар.Уен дәвамында балалар канатлы дусларыбыз турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алды. Алар кошлар турындагы белемнәрен тагын да тулыландырдылар.