“Әй, күңелле балачак!”

[ A+ ] /[ A- ]

1 июнь көнне Кодаш мәдәният йорты яны мәйданчыгында  Халыкара балаларны яклау көне һәм җәйге каникуллар башлануга   багышланган традицион балалар Сабантуе узды. “Әй, күңелле балачак!” дип аталган чараны Кодаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде.                                       Сабантуйны сәламләү һәм котлау сүзләре белән балалар ачып җибәрде.  Авыл китапханәсе  буенча барган “Иң күп китап укучы бала” конкурсына йомгак ясалды. 2 нче сыйныф укучылары Җиһаншина Чулпан һәм Сафиуллина Мәрьямгә, тантаналы шартларда,  грамота һәм иң кадерле бүләк- китаплар тапшырылды. Тантаналы өлештән соң Сабантуй уеннары башланды. Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан кал­ганнар — халыкныкылар иде. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү,  йомырка салынган кашык кабып йөгерү,  сулы чиләк белән йөгерү, парлап аяк бәйләп йөгерү, аркан тартышу һ. б. Балалар уеннарда бик актив катнаштылар,   көчлелектә, чыдамлылыкта, тапкырлыкта, җитезлектә ярыштылар. Бәйрәм күмәк биюләр белән тәмамланды.Сабантуйда  кат­нашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Кодаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Г.Ә.Хәйсәровага бүләкләтә ярдәм иткәне өчен рәхмәтебезне ткерәбез.                                                                       Табигать шартларының  алмашынып торуы  катнашучыларга да, тамашачыларга да бер дә комачауламады. Көне буе мәйдәнчыкта  балалар көлүе һәм музыка яңгырады.  Сабантуй  бик  күңелле үтте.

DSCN3085 DSCN3314 DSCN3344 DSCN3407