Мөбәширә Фарсый кызы Шәрәфетдинова

[ A+ ] /[ A- ]

mobeshire1942 елның 19 сентябрендә Минзәлә районының Бикбау авылында туган. Иң беренче шигырьләрен мәктәптә уку елларында яза.

1949 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Күренекле математик Софья Ковалевскаяның: «Математик күңеле белән шагыйрь булырга тиеш», — дигән сүзләрен үзенә яшәү маягы итеп ала. Институтны тәмамлаган яшь белгечне Минзәлә районының Татар Мешегесе авылына эшкә җибәрәләр. Ике елдан гаиләсе белән иренең ту ган ягына — Алабуга районының Иске Гришкин авылына кайтып, мәктәпкә эшкә урнашалар.

1967 елдан Бөгелмәдә яши. Шәһәребезнең 8 нче, 13 нче урта мәктәпләрендә балаларга математика укыта. 14 нче татар гимназиясе ачылгач, мәгариф идарәсе чакыруы буенча татар гимназиясендә математика укытучысы булып эшли башлый. Соңрак, татар-төрек лицеена татар телен камил белүче математика укытучысы кирәк икәнлеген белеп, шунда күчә һәм анда лаеклы ялга чыкканчы эшли.

«Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнә. Туган телебезне үстерүгә керткән зур өлешен исәпкә алып, 1998 елда «Фидакарь укытучы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ана теленә, туган иленә мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләре даими төстә «Бөгелмә авазы» газетасында басылып килә.

Уйланулар
Бу дөньяда кунак булып кына,
Нигә килгән адәм баласы?
Барлык эшләрен дә бетәр иде,
Гомерлеккә килсә, ләбаса…

Мөмкин түгел, болар — хыял гына,
Калдырабыз фани дөньяны.
Искә алып якын кешеләрне,
Багышлыйбыз изге доганы.

Кеше китә, ләкин эзе кала,
Эше кала безнең хәтердә.
Изге гамәлләре нурын чәчеп,
Хәтерләтә аны хәзер дә…

Онытылмый аның эшләре дә,
Балкып яшәп узган гомере.
Милләт язмышына өлеш кертү –
Бу бит үзе бәхет түгелме?

monsar
“Моңсар”ымда — моңнарым