“Илһам чишмәләре” клубы

[ A+ ] /[ A- ]

“Илһам чишмәләре” клубы

 

Бөгелмә шәһәре үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә “Илһам чишмәләре” исемле клуб эшләп килә.Әлеге оешмага татар телен,әдәбиятын, мәдниятен сөюче,аның тарихы белән кызыксынучы өлкән яшьтәге кешеләр йөри. Берләшмәнең төп максатлары – туган телебезне саклап калу, язучыларыбызның истәлекле даталарын билгеләп үтәү, төрле чараларга әзерләнү барышында аларның әсәрләрен уку,  бик кызыклы булганнарын сөйләү,сәхнәләштерү, җырларын башкару,өстәмә мәгълүматлар белән танышу,әдәбият, сәнгать, дин  әһелләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештыру, концертлар, спектакльләргә, музейларга күмәк бару.

“…Аның прозасы җыр булып яңгырый”

 

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә “Илһам чишмәләре”кысаларында Фатих Хөснинең 110 еллык юбилеена багышланган укучылар конференциясе булып үтте.           Әлеге чара барышында китапханәче язучының тормыш һәм иҗат юлы белән кыскача таныштырды,слайд- презентация күрсәтте.Китапханәдә китап, газета –журнал мәкаләләре тупланган “Язучы, произак, драматург”дип исемләнгән  күргәзмә оештырылды. Конференциянең төп өлешен язучының  “Сөйләнмәгән хикәя”, “Авыл өстендә йолдыз”, “Йөзек кашы” һ.б. әсәрләре турындагы фикерләр алышу тәшкил итте. Аеруча, бәхет темасына караган сөйләшү бик кызыклы булды. Әңгәмә ахырында укучылар түбәндәге уртак фикергә килделәр: бәхетне һәркем үзенчә аңлый, шуңа күрә бәхетле булу безнең үзебездән тора.           Күмәк сөйләшүдән соң, китап сөючеләр Фатих Хөснинең әле укылмаган башка әсәрләре белән дә танышырга булдылар.

 

 “Тыңларсыңмы җырларымны…”

 

Үзәк китапханәдә китапханәче тарафыннан “Илһам чишмәләре” клубы әгъзалары белән берлектә Гөлшат Зәйнәшеваның 90 еллык юбилеена багышланган “Тыңларсыңмы җырлармны..”исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Кичә башында китапханәче Гөлшат Зәйнәшеваның шагыйрь, драматург, публицист  булрак тормыш һәм иҗат юлындагы кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Җыр иҗат итү Гөлшат Зәйнәшева иҗатының төп өлеше була.            Китап сөючеләр бик зур кызыксыну белән танылган артистлар башкаруындагы фонограммаларны тыңладылар.Шагыйрьнең җырларын шәһәребезнең йодызлары Әлфия Нурмөхәммәтова, Абзалова Гөлгенәләр бик оста күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп башкардылар.            Кичә барышында укучыларыбыз язучының  “Әби белән онык”,“ Өй янына егет килгән” исемле  сатирик  хикәяләрен сөйләделәр, сәхнәләштереп күрсәттеләр, “Язмышлар һәм ялгышлар”әсәре турында сөйләштеләр, “Җырлыйк әле” музыкаль бәйгедә актив катнаштылар. Җиңүче-Әлия Нурмөхәммәтова булды .           Кичә ахырында укучыларыбыз шундый нәтиҗә ясадылар: “Гөлшат Зәйншеваның җырларын тыңлау халыкның яраткан җырларына якынлаштыра, әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли.        Чарага Гөлшат Зәйнәшеваның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Поэзия, һәм музыка” исемле китаплар күргәзмәсе әзерләнгән иде.

 

 

“Тукай безнең күңелләрдә…”

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә “Тукай безнең күңелләрдә…” дип аталган әдәби-музыкаль композиция булып үтте. Әлеге чарага “ Илһам чишмәләре”әгъзалары, шәһәребезнең танылган язучысы Әсхәт Закиров, 3нче һәм 6нчы мәктәп укучылары махсус чакырылган иде.      Чараны туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе ачып җибәрде. Ул  слайд-презентация  фонында  Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлындагы укучыларга бик үк таныш булмаган мәгълүматлар тәкъдим итте,  «Балалар өчен сайланма әсәрләр” аудиокитабын күрсәтте. “Илһам чишмәләре”клубы әгъзалары Наҗия Насыйбулловна, Роза Шакуровналар шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар. Әсхәт Закиров кичәдә катнашучыларга үзенең бөек шагыйребезгә багышлап язган шигырен тәкъдим итте.         Шулай ук Г.Тукайның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Гөлгенә Нигъмәтҗановна  башарды.Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар,сәхнәләштерделәр.Китапханәче бүлегендә “Тукай безнең күңелләрдә…”әлеге чарага  “Г.Тукайның әкиятләр дөньясы” исеме астындагы китаплар күргәзмәсе тәкъдим итте.Г.Тукайның иҗатына багышланган викторинада катнашып,укучылар үзләренең бу өлкәдәге белемнәрен тикшерделәр,үзбәя ясадылар, җиңүчеәргә истәлекле бүләкләр (“Мөселман календаре”) тапшырылды.         Килгән кунаклар чара азагында халык уеннарында бик актив катнаштылар, хисләргә бирелеп, җырлар җырладылар.